Чәршәмбе, 17 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев православие гимназиясе төзелешенең барышын тикшерде

Гимназияне “Святого Великомученника Георгия Победоносца” мәхәлләсе территориясендә төзиләр.

Бүген шәһәр мэры  Наил Мәһдиев төзелеш объектында күчмә киңәшмә уздырды һәм эш барышы белән танышты. Киңәшмәдә шулай ук шәһәрнең эре төзелеш оешма җитәкчеләре – Илнар Гайсин һәм Алексей Горшков катнашты.Мэр православия гимназиясенең шәһәр өчен мөһим объект булуын ассызлыклады һәм төзүчеләргә эш темпларын тизләтергә чакырды: “Тиздән төзелеш сезоны башлана, безгә дә актив рәвештә эшләрне алып барырга кирәк. Мин сезгә ярдәм итәргә һәм гимназия төзелешенә кушылырга теләгән җитәкчеләр белән очрашырга әзер”.

Бинаның гомуми мәйданы 2.5 мең кв.метрны тәшкил итә, ул 4 катлы булачак. Беренче катта чишенү бүлмәсе, медицина кабинеты һәм берничә сыйныф урнашкан. Икенче катта – сигез сыйныф, подвал катында – ашханә.Гимназия “тулы көн мәктәбе” режимында эшләячәк, өстәмә белем бирү системасы кысаларында укыту-тәрбия эшчәнлеге оештырылачак.

Гимназия төзелеше 2020 елның июль аенда башланды.

Наил Мәһдиев Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиевка гимназия төзелеше барышын аерым контрольгә алырга һәм атна саен нәтиҗәләр турында доклад ясарга кушты.


Чәршәмбе, 18 гыйнвар 2023, 10:27