Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда халык белән традицион очрашулар башланды. Очрашу барышында шәһәр халкы шәһәр җитәкчеләренә дә, хезмәт күрсәтүче предприятие һәм оешма җитәкчеләренә дә сораулар бирә ала.Комсомол районында «Энергетик» мәдәният сараенда ГЭС бистәсенең 5, 6, 7, 8 комплексында, шулай ук Сидоровка һәм Суар бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашу булды, анда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Профит» генераль директоры Марсель Мингалимов, шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков һәм район администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин катнашты.Башкарма комитетның 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов таныштырды.

48 нче мәктәпнең актлар залында 53 һәм 54 микрорайон халкы белән очрашу булды. Автозавод районы администрациясенең 2022 елдагы эшчәнлеге һәм 2023 елга бурычлары турындагы доклад белән район хакимияте башлыгы Винер Харисов чыгыш ясады. Шәһәр Советы депутаты Виктор Поляков сайлаучылар белән эшләү нәтиҗәләре турында сөйләде.


Пәнҗешәмбе, 19 гыйнвар 2023, 13:35