Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Качману – Крещение Господне Мәләкәс елгасы тамагында Изге Серафим Саровский гыйбадәтханәсе каршында узды. Бөек суны изгеләндерү Кама аръягы  протоиреей Андрей Дубровин  җитәкләгән хач йөрешеннән соң булды. “Шәһәребез мөселманнары исеменнән православие динен тотучыларны зур бәйрәм – Качману белән котлыйм. Барлык дини бәйрәмнәребезне  бергә билгеләп үтәбез һәм бүген без хөрмәт, ихтирам белдерергә килдек. Мондый яхшы шартлар тудыра алган эшкуарларыбызга рәхмәт сүзләре җиткерәм” — диде Наил Мәһдиев.

Рәссам Илмир Нурмыев ике скульптура –  фәрештә һәм Архангел Михаилны ясаган.

Биредә агачтан ясалган, җылытылган чишенү урыннары куелган. Барлык килүчеләрне кайнар чәй белән сыйлыйлар. Эшкуарлар уңайлыкларны тудырдылар. Шулай ук, җәмәгать тәртибен саклаучылар, ЮХИДИ инспекторлары, медицина ярдәме хезмәткәрләре һәм коткаручылар кизү тора.



Пәнҗешәмбе, 19 гыйнвар 2023, 12:51