Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы политехник көллияте базасында «Профессионалитет» – «Карьера көне»федераль проекты кысаларында комплекслы профильле чара узды. Чара студентларны эш белән тәэмин итүгә һәм көллиятне тәмамлаучыларны машина төзелеше профиле белгечлекләре һәм һөнәрләре буенча эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән иде.

Чара кысаларында шәһәрнең «КАМАЗ», «Ремдизель», «ПТФК «транспорт электр җиһазлары заводы»,  АҖ филиалы – «Чаллы электр челтәрләре», «НЧТЗ», «Гидроэлектромонтаж», «Параллакс поволжье», «ЦФ КАМА», «Аконит Урал»кебек предприятиеләре вакансияләре ярминкәсе оештырылды.Вакансияләр ярминкәсе барышында көллиятнең чыгарылыш курслары студентлары предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән сөйләштеләр һәм актуаль вакансияләр турында тулы мәгълүмат алдылар.


Пәнҗешәмбе, 19 гыйнвар 2023, 14:26