Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга котлауларны һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин тапшырды. Еатерина Никитична Трофимова Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.Екатерина Никитична Трофимова ТАССРның Тукай районы Мәләкәс авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. 1950 елда Филипп Павлович Трофимовка кияүгә чыга. 1971 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Екатерина Никитична сөт заводында эшли.

Тормыш иптәше белән бергә 2 бала үстерәләр, 5 оныклары һәм 10 оныкчыклары бар.


Пәнҗешәмбе, 19 гыйнвар 2023, 19:21