Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

39 нчы мәктәптә «Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы – 2023» конкурсының финалы узды. Муниципаль конкурс йомгаклары буенча 14нче балалар-яшьүсмерләр үзәгенең физкультура-спорт юнәлеше педагогы Денис Карпухин җиңүче дип табылды. 2 нче дәрәҗә диплом белән шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сараеның сәнгать юнәлеше укытучысы Раушания Вәлиева бүләкләнде.Өченче урынга “8нче Дельфин” балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәгенең туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешендәге педагогы Сергей Таушев лаек булды.Конкурсның лауреатлары – 7 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенең баян һәм аккордеон сыйныфы укытучысы Вероника Семенова, 2 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбенең укытучысы Софья Озорнова, 15 нче номерлы балалар иҗаты йортының социаль – гуманитар юнәлешле педагогы Елен Лепп.

Конкурсның финалисты дипломын 16 нчы номерлы «Огниво» балалар иҗаты үзәгенең яшь белгече Людмила Догадина тапшырылды.

Онлайн тавыш бирү барышында тамашачылар призына Раушания Вәлиева лаек булды.

Җомга, 20 гыйнвар 2023, 14:24