Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Һава шартларына бәйле рәвештә МУП ПАД реагентлар күләмен киметте. Бу хакта МУП «ПАД» директоры Марат Анисимов хәбәр итте. Җитәкче билгеләп үткәнчә, “карлы яисә буранлы көннәрдә соң шәһәр юлларында иминлекне тәэмин өчен  250 куб реагенты җәлеп ителгән. Бүгенге көндә бу сан 70-100 куб тәшкил итә”

Алдагы еллардагы кебек, ком-тоз катнашмасы кулланыла. Чаллылылар ниндидер яңа реагент кулланыла дип фикер йөртәләр. Марат Анисимов бу гипотезаны кире какты.Җирле юлларны чистарту буенча актив эш алып барыла. Марат Анисимов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрдә хезмәт күрсәтә торган 103 җирле юл бар. Бүгенге көндә кичке вакытта да эш алып барыла. Җитәкче кичке вакытта җыештыруны  аңлауларын сорады һәм җыештыру алдыннан кисәтү аншлаглары эленеп торуын да искәртте. “ММЧ һәм социаль челтәрләр аша мәгълүматлардан тыш, без автомобиль йөртүчеләр өчен мәгълүматлы буклетлар эшләдек”, — диде МУП “ПАД” директоры.Көн саен МУП “ПАД” шәһәр юлларын чистартуга 100дән артык махсус техника чыгара. Эшләр тәүлек әйләнәсендә бара. Эш графигы белән МУП "ПАД” “ВКонтакте” төркемендә танышырга мөмкин.


Дүшәмбе, 23 гыйнвар 2023, 17:09