Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“КАМАЗ” футбол клубы президенты Наил Мәһдиев спортчыларга, тренерлар составына җыеннар алдыннан теләкләрен җиткерде һәм Чаллы командасының турнир таблицасында югарырак урнашырга тиешлеген билгеләп үтте. Команда хәзер җиденче урында.Шәһәр һәм Республика куйган бурычларны үтәп барасыз. Әлбәттә, яхшырак нәтиҗәләр була ала иде. Тик футбол ул футбол инде, кайвакыт уенда  уңыш һәм бәхет җитеп бетми. Ә менә халыкта футболга карата кызыксыну, мәхәббәт уяту ул сезнең иң зур уңышыгыз, - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.Клубның баш тренеры Илдар Әхмәтҗанов планнар турында сөйләде: “Безнең клубның үз тарихы бар. Без аны сезнең белән бергә язабыз. Җыемнар башланды, көндәшләребез дә билгеле. Беренче өч уенны Хабаровск “СКА”, Ярославльнең “Шинник”, Туланың “Арсенал” клубы белән уздырачакбыз. Яңалыкларга килгәндә, клуб яңа 2 уенчы Сергей Герасимов һәм Богдан Рейхмен белән контракт төзи.  Шулай ук 2 уенчы китә”. "Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның командага ярдәме, шәһәребез иганәчеләрнең дә зур ярдәме бар. Очрашуыбызга йомгак ясап, командага яхшы һәм матур уен өчен рәхмәт белдерәсем килә. Нәтиҗәсе лаеклы. Барыбыз да җиңүләр көтәбез, өйдә бигрәк тә оттырырга ярамы”, - дип билгеләде мэр Наил Мәһдиев.


Дүшәмбе, 23 гыйнвар 2023, 18:22