Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нафиков хакимияттә Чаллы прокурорын тәкъдим итте. Чаллы прокуроры итеп Артур Абуталипов билгеләнде.Артур Абуталипов Казанда туып-үскән. КФУның юридик факультетын
тәмамлаган. 2002 елда Түбән Кама прокуроры урынбасары, 2003-2007 елларда Казан
прокурорының төзәтү учреждениләрендә кануннарны үтәү буенча Казан прокурорының
уң кулы булган. 2014-2018 елда Эчке эшләр министрлыгында, УФСКН бүлек башлыгы
вазифасын башкарган.Чаллы шәһәре
прокуроры вазифасын
биләгән Дмитрий Ермелев Яшел Үзән
шәһәр прокуратурасын җитәкләде. Ул коллективка һәм җәмәгатьчелеккә ярдәмнәре
өчен рәхмәт белдерде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 гыйнвар 2023, 10:38