Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2023 елның 1 гыйнварыннан пенсия фонды һәм социаль иминият фонды функцияләре берләште, яңа структура — Россия Социаль фонды барлыкка килде.

Бүген Яр Чаллы шәһәрендә 149,746 пенсия алучы яши. Шуларның 128,482 се яшь буенча пенсия ала. 30 меңнән артык пенсионер эшләвен дәвам итә.

Хәзер Россия Социаль фонды компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча чаллылыларны кабул итү шәһәр халкына клиент хезмәте күрсәтү офисларында гамәлгә ашырыла.Матбугат конференциясе барышында РФ Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Чаллы шәһәрендә клиентлар хезмәте җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсияләре 4,8% ка индексацияләнгән. Эшләмәүче пенсионерлар яңа елда яңа пенсия күләмнәрен алдылар. Индексациядән соң беркетелгән түләү күләме Татарстанда 7567 сум тәшкил итте, пенсия коэффициенты бәясе – 123,77 сум.


Сишәмбе, 24 гыйнвар 2023, 12:44