Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Камал театры гастрольләре башлана. Гастрольләр 12-16 февральдә узачак.

Чаллы халкы камаллыларның эшләрен күрә алачак, алар арасында драматург Коки Митаниның «Пепел» спектакле дә бар.Бүген матбугат конференциясендә театр директоры Илфир Якупов һәм  Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов театр гастрольләре турында сөйләделәр.“Чаллыда традицион гастрольләр узачак. Чаллы халкы күңеленә кереп калган, яратып караган спектакльләрне һәм премьер алып киләбез. Спектакльләрне “Энергетик” мәдәният сараенда һәм Чаллы татар драма театрында куячакбыз. Гастрольләр 12 -16 февраль көннәрендә узачак. Шулай ук бик кызыклы спектакль, “Җәйнең бер көнендә”спектакле алып киләбез. Анда безнең аксакаллар, театр ветераннары Равил Шәрәфиев, Ринат Тәҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Наилә Гәрәева уйнаячак», – дип сөйләде Илфир Якупов.Яр Чаллы татар драма театры Казанга гастрольләргә чыгачак. Чаллы артистлары  казанлыларга “Яшь йөрәкләр”, “Капка”, “Болан”спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Спектакльләр Камал театрының зур залында 14, 15, 16 февраль көннәрендә узачак.


Сишәмбе, 24 гыйнвар 2023, 15:38