Мы в социальных сетях

 Ингеборга Дапкунайте” КВН телевизион лигасына узды

“КиВиН-2023” КВН командаларының 34 нче Халыкара фестивале нәтиҗәләре буенча Чаллының “Ингеборга Дапкунайте” командасы “Беренче лига” МС КВН телевизион лигасында чыгыш ясаячак.“Беренче лига” 1993 елдан бирле эшләп килә һәм КВНның өч телевизион лигасының берсе булып тора. Лиганың төп максаты-командаларны Беренче каналда КВН югары лигасында чыгыш ясарга әзерләү.

Тиздән “Ингеборга Дапкунайте” Пермь шәһәренә юл тотачак, анда алар иң кызыклы  номерларын күрсәтәчәкләр.


Сишәмбе, 24 гыйнвар 2023, 17:04