Мы в социальных сетях

Комсомол районында Шәһәр үзәк китапханәсендә ГЭС бистәсенең 1, 2, 3, 4, 9 комплекслары һәм Иске Чаллы шәхси секторы халкы белән очрашу булды, очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин, Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин катнашты.Фәрид Салахов очрашуда катнашучыларга актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде. Комсомол районында капиталь ремонт программалары буенча актив эш алып барылыун билгеләп үтте. Шулай ук "Безнең ишегалды"программасы буенча төзекләндерү планнары турында да сөйләде.

Фидарис Хәбибуллин Комсомол районы администрациясе эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы докладында район территориясендә үзгәрешләр турында сөйләде.Киләсе очрашу 25 гыйнварда "Бумажник" мәдәният йортында 17 һәм 17а микрорайон, Кызыл Чаллы һәм Элеватор тавы бистәләрендә яшәүчеләр белән узачак.


Сишәмбе, 24 гыйнвар 2023, 17:07