Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Галимҗан Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга котлауларны һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин тапшырды.Галимҗан Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов Пермь өлкәсенең Усолье шәһәрендә туган. Урта мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Райпромкомбинатта эшли. 1945 елда әти-әнисе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. 1948 елда Совет Армиясе сафларына алына. Хезмәтен Ленинград хәрби округында уза. 1951 елда демобилизацияләнә һәм Яр Чаллы шәһәренә кайта. 1952 елдан автомастерскойда эшли. 1958 елда Алевтина Ивановна Кошелева белән тормышка чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Галимҗан Әхмәтҗан улы ПОПАТ предприятиесендә моторист булып эшли . Тормыш иптәше белән бергә 2 бала үстергәннәр, 1 оныклары һәм 1 оныкчыклары бар.

Галимҗан Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, “Почет Билгесе” ордены, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале, “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнгән.


Чәршәмбе, 25 гыйнвар 2023, 14:22