Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

28 гыйнварда 12: 00 сәгатьтә "Бомбей" боулинг-үзәгендә XXII Спартакиада кысаларында шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре арасында боулинг буенча турнир узачак.

Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы Яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә яшьләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан “Заман” яшьләр үзәге проектын тормышка ашыра.Турнирда алты кешедән торган шәһәр оешмалары һәм учреждениеләре командалары катнашачак. Мәҗбүри шарт-командада ким дигәндә ике кыз һәм катнашучыларның яше 35 яшькә кадәр булырга тиеш.

Боулинг уены  2021 елда эшләүче яшьләр Спартакиадасына керде һәм катнашучыларга ошады.

Боулинг буенча турнирда икенче ел рәттән җиңүне “Петролайн-А” командасы яулый.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 57-08-70 телефоны буенча «Заман»яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Чәршәмбе, 25 гыйнвар 2023, 14:36