Мы в социальных сетях

1 февральдә 17.00 сәгатьтә “КАМАЗ” мәдәният сараенда 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары Фәридә Исламова, Алия Гыйлфанова һәм Варвара Коновалованың уртак күргәзмәсен ачу тантанасы була.

Алия, Фәридә һәм Варвара халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсларында катнашалар, анда призлы урыннарны гына алалар. Яшь рәссамнар тормыш юлларын иҗат белән бәйләргә һәм сәнгатьне профессиональ рәвештә өйрәнүне дәвам итүләрен белдерделәр.



Чәршәмбе, 25 гыйнвар 2023, 14:37