Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Мастер" Кама индустриаль паркы үз резидентлары белән Чаллы татар драма театрында очрашты.

Чарада Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотова җитәкчелегендә вәкилләр катнашты. 2022 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2023 елга үсеш перспективалары билгеләнде.  Хәзерге вакытта КИП “Мастер” мәйданнарында 289 предприятие эшли, аларда 11 827 кеше эшкә урнаштырылган. 2022 елның 9 ай нәтиҗәләре буенча арендаторларның гомуми кереме 107 млрд сум тәшкил иткән.

Наталья Кропотова 2022 елда, авырлыкларга карамастан, бер генә проект та ябылмавын билгеләп үтте. Барлык предприятиеләр дә эшчәнлекләрен дәвам итә, ә кайберләре хәтта җитештерү темпларын арттыра.

Очрашуның рәсми өлеше азагында 2022 елда аеруча зур уңышларга ирешкән резидентларга – шундый катлаулы вакытта да әйләнешләрне киметмичә, үсү һәм үстерү мөмкинлекләрен дә тапканнарга бүләкләр тапшырылды.


Чәршәмбе, 25 гыйнвар 2023, 14:46