Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Ел тәрбиячесе” һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды

42нче мәктәптә “Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды.Сайлап алу турларында барлыгы 48 мәктәпкәчә белем бирү оешмасыннан 48 педагог катнашты.

Финалга конкурсның беренче һәм икенче турлары нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 9 педагог чыкты.

Конкурсның җиңүчесе һәм призерлары акчалата премия белән бүләкләнә - 50мең, 45мең, 40мең сум, алты номинант – 15мең сум.Профсоюз оешмасыннан конкурста җиңүчегә теплоходта сәяхәт итү өчен приз – туристик юллама тапшырыла.

Беренче урынны 12нче балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Русинова яулады, икенче урынны 17нче балалар бакчасы тәрбиячесе Оксана Мясунова, өченче урынны 111нче балалар бакчасы физик культура инструкторы Екатерина Кузнецова алды.

 

Чәршәмбе, 25 гыйнвар 2023, 15:15