Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

25 гыйнварда студентлар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 1755 елда барлыкка килде. Бүген Яр Чаллыда югары уку йортларында һәм махсус урта уку йортларында  бәйрәм чаралары уза. Шәһәрдә 20 меңнән артык студент белем ала. Шулай ук шәһәрнең уку йортларында 2 меңнән артык чит ил студенты укый. Бүгенге көндә 8 мең студент стипендия ала.Студентлар көне Яр Чаллы дәүләт педагогика университентында истәлекле вакыйга белән башланып китте. Биредә “Добро.Центр” коворкинг үзәге ачылды. Тантанада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты.Кич белән “Нур” яшьләр үзәгендә “Студент төне” узачак. Чара өч блоктан торачак. Бәйрәм дискотека белән тәмамланачак.


Чәршәмбе, 25 гыйнвар 2023, 17:15