Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

26 гыйнварда 15.00 сәгатьтә үзәк китапханәдә шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы белән очрашу узачак.

Шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева әнисе Чулпан һәм әбисе Әминәнеңбалачак турындагы хатирәләре белән уртаклашачак.Бүген ул Муса Җәлилнең туган көненә багышланган «Шагыйрь һәм музыка» халыкара музыкаль-шигъри фестиваленең сәнгать җитәкчесе.

Муса Җәлилнең оныкчыгы, яшь скрипкачы, күпсанлы халыкара конкурслар лауреаты, В.Спиваковның хәйрия фонды стипендиаты, «Арт-линия» сәнгатькә ярдәм фонды  –  Елизавета Малышева-Җәлил фестивальдә катнашачак.

Туры эфир барышында тамашачылар кунакларга сорау алачак.

Туры эфирга 26 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Вконтакте социаль челтәрендәүзәк китапханә төркемендә https://vk.com/bibl_chelny ссылкасы буенча кушылырга мөмкин. 


Чәршәмбе, 25 гыйнвар 2023, 17:22