Мы в социальных сетях

Чаллыда дүртенче чакырылыш шәһәр Советының XX утырышы узды

Финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова чыгыш ясады.Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары, финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджеты турында сөйләде.

Махсус хәри операциядә катнашучыларга һәм Россиянең яңа регионнарының инфраструктурасын торгызуга, халыкка гуманитар ярдәм күрсәтүгә 150 млн сум күләмендә акча бүлеп бирү тәкъдим ителде.Моннан тыш, бюджетара трансфертлар  “Чаллы” спорт мәктәбе хоккей буенча командасының Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе чемпионатларында катнашуы һәм спорт әзерлеге программасын тормышка ашыруга юнәлдереләчәк.

Бюджетка яшь гаиләләргә социаль түләүләр, торак сатып алу һәм төзү өчен акча салына.

Террорчылыкка каршы чаралар өчен 200млн сум каралаган.

2022 елда шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы хисап проекты буенча ачык тыңлаулар 2023 елның 10 мартында 14:00 сәгатьтә узачак.


Пәнҗешәмбе, 26 гыйнвар 2023, 12:02