Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичә  “Заман” яшьләр үзәге белгечләре 19 нчы мәктәпнең актлар залында Россиянең Хәрби дан көненә – Ленинградны фашист камалышыннан азат итү көненә багышланган шәһәр хәрби-тарихи викторина үткәрделәр.

Чарада 19 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 нче сыйныф укучыларының ун командасы катнашты.19 нчы мәктәп директоры Михаил Григорьев, укучылар алдында чыгыш ясап, герой-шәһәр Ленинград тарихының бу фаҗигале һәм героик сәхифәсен саклап калу, геройларның һәм аларның батырлыкларын киләсе буынга җиткерү кирәклеге турында сөйләде.


Пәнҗешәмбе, 26 гыйнвар 2023, 13:03