Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Чаллы парклары” командасы Наил Мәһдиев белән очрашты

Шәһәр мэры Наил Мәһдиевка һәм Башкарма комитет җитәкчелегенә “Чаллы парклары” командасы шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә җәйге чаралар проектын тәкъдим итте. Команда составына бүлек җитәкчесе Дмитрий Колесников, PR-менеджер Миләүшә Габделхакова, парк-менеджерлар Анна Балашова һәм Мария Кандратьева, дизайнер Элина Павлова һәм Гренада паркы кураторы Анастасия Грязнова керә.Коллектив иҗтимагый киңлекләрне программалаштыру, кешеләргә вакыйгалар турында хәбәр итү белән шөгыльләнә. Кыска вакыт эчендә коллектив бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында “Урам театрының Арт-резиденциясе” проектына беренче грант алды инде. Грант суммасы 300 мең сум тәшкил иткән. Агымдагы елның җәендә Чаллы урам театры спектакленең беренче премьерасы планлаштырыла.

 “Бүген сезнең белән якыннанрак танышырга һәм алдагы планнарыгыз, нинди ресурс, оештыру ярдәме кирәклеген ишетергә теләр идем. Шулай ук, өлкән буын кешеләре, яшьләр бар. Һәр яшь категориясенә без программа тәкъдим итәргә тиеш”, — диде очрашуда Наил Мәһдиев.Дмитрий Колесников хәбәр иткәнчә, бу җәйдә уңышлы проектлар дәвам итәчәк һәм яңалары башланачак. Әйтик, “Паркларда фитнес”, “Ачык һавада кино” һәм белем бирү сәфәрләре-паркларда экскурсияләр планлаштырылган. Балаларны яклау көненә арт-йөреш планлаштырыла. Июль аенда Гренада паркы мәйданында урам культурасы фестивале узачак.

 “Чаллы паркы” командасы чараларга 300 меңнән артык кешене җәлеп итергә, ачык һавада 57 тамаша, 12 урам лекориясе һәм күп төрле фестивальләр: гастрофест, джаз фестивале, Нептун көне һ.б. уздыруны планлаштыра.

Яңалыклар белән "Чаллы парклары"төркемендә танышырга була. Хәзер биредә урам театры труппасына кастингка заявкалар кабул ителә.


Җомга, 27 гыйнвар 2023, 11:35