Мы в социальных сетях

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрби операциягә маскировка челтәрләре тегүчеләр янына килде. Әлеге пункт 51/07 адресы буенча урнашкан. Пунктның эшен оештыручы Татьяна Трубникова Яр Чаллы шәһәре буенча ОПСБ гомумроссия волонтерлар оешмасы координаторы булып тора. Татьяна Трубникова маскировка челтәре үрү өчен биш өстәл урнаштырды, ике ай эчендәйөзгә якын челтәр үрелгән.“Җиңел һәм тиз салындыра торган маскировка челтәрләре үрәбез. Бүгенге көндә язгы маскировка челтәре әзерлибез. Һәрдаим үрү технологиясен яхшыртабыз” — дип аңлатты Татьяна Трубникова.Татьяна Трубникова Казанда махсус маскировка челтәре үрү курслары үтеп , хәзер бирегә килүчеләрне өйрәтә. Маскировка челтәре үрүчеләр  ике сменадага бүленеп эшли:иртәнге һәм кичке смена. Бүген биредә медицина һәм педагогика көллияте студентлары ярдәмгә килде. Проектка ТҮИ рәисе Венера Наумкина җитәкчелегендәге хатын-кызлар кушылды.Наил Мәһдиев ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт белдерде һәм аның ягыннан нинди ярдәм кирәклеген сорашты. Проектны оештыручылар Саратовта урнашкан маскировка челтәрләре җыю пунктына озатырга транспорт хезмәтен көйләүне сорады . Шулай ук кадрлар белән дә ярдәм итүне сорадылар, чөнки яз-җәй чорында  биредә эшләүче хатын-кызлар бакчаларына китәчәкләр. Мэр сорауларны хәл итәргә вәгъдә бирде.Сез бик мөһим һәм кирәкле эш башкарасыз, – дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. - Ярдәм итәчәкбез

Пәнҗешәмбе, 26 гыйнвар 2023, 17:33