Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ленинград камалышында яшәүчеләр сугыш елларын искә алалар

Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков белән бергә, Ленинград блокадасында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.

1936 елның 4 сентябрендә туган Тамара Евгеневна Милютина беренче булып котлауларны кабул итте.

Тамара Евгеньевна Ленинградта туа. 1942 елдан 1943 елга кадәр блокадалы Ленинградта яши. Әнинең бомбоубежищега качканын хәтерлим. Әнисе эшләгән “Красная заря” заводы белән “тормыш юлы” буенча Уфа шәһәренә эвакуацияләнә. Завод җиһазларының һәм эшчеләрнең 3 катерда йөзүләрен хәтерли, аларның 2се немец самолетлары һөҗүм итү барышында баткан.

Яр Чаллы шәһәренә 1973 елда күченеп киләләр һәм «КамАЗ» га телекоммуникацияләр идарәсенә – оператор булып урнаша һәм аннан пенсиягә чыга. Гомуми хезмәт стажы 39 елдан артык.

Бүген ул 2 бала, 5 онык һәм 4 оныкчыкның яраткан әнисе һәм әбисе.Людмила Романовна Гадалина 1940 елның 15 августында туган. 1944 елда әнисе белән бергә Казан шәһәренә эвакуцияләнә. Анда  10 сыйныфны тәмамлый, 1957 елда оптика-механик заводына эшкә урнаша. 1973 елда кияүгә чыга Һәм Яр Чаллы шәһәренә күченә. Биредә ул “КамАЗ” фәнни-техник үзәгенә тикшерүче, яңадан инженер булып эшли. 1995 елда лаеклы ялга чыга.  Людмила Романовна актив тормыш рәвеше алып бара. 2000 елдан Автозавод районы ветераннар Советының актив әгъзасы. 2001 елдан — 28 комплекс ветераннар советы рәисе. Яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча актив эш алып бара. Барлык шәһәр һәм район чараларында һәм тематик очрашуларда актив катнаша.

Ә менә Нина Ивановна Колесова Ленинград камалышы турында әнисе сөйләгәннән генә хәтерли. Нина Ивановна ул вакытта кечкенә кыз булган, ләкин сугыш елларының кайбер мизгелләре бала хәтеренә кереп калган. Ул кечкенә сеңлекәше булуын, тик ул камалышын вакытында үлүен, эвакуациядән соң бер атна узгач әнисенең вафат булуын ачык хәтерли. Сугыштан соң, 1959 елда Кострома өлкәсенең Нерехт шәһәрендә “Красная текстильщица” җитен комбинатына статист, соңрак экономист вазифасында хезмәт куя. 1960 елда кияүгә чыга. 1975-1993 елларда Нина Ивановна «КамАЗ» предприятиеләрендә (техник, инженер) эшли.Нина Антоновна Старкова 1931 елда туган, блокада вакытында аңа13 яшь булган. Кечкенә Нина блокаданың барлык авырлыкларын берүзе кичергән, әти-әнисе фронтта булганнар. Сугыштан соң шәфкать туташы булып эшли. 1972 елда Яр Чаллы шәһәренә килә. Өлкән шәфкать туташы булып башта балалар бакчасына, аннары беренче шәһәр балалар хастаханәсендә хезмәт куя.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән, Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов һәм шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


Җомга, 27 гыйнвар 2023, 12:52