Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов, шәһәр Советы депутатлары, төрле ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән берлектә 60 нчы мәктәптә 12,13,14 нче комплексларда яшәүчеләр белән очрашу узды.Район хакимияте башлыгы Эдуард Фәттахов үзәк район инфраструктурасын үстерү турындагы нотык белән чыгыш ясады.

Шәһәр Советы депутаты Ринат Алимбеков сайлаучылар белән эшләү нәтиҗәләре турында сөйләде.

Халык алдында шулай ук “Мәхәллә” идарә компаниясе,  “13 комплекс” ТИҮ, 3 нче номерлы “Үзәк” полиция бүлеге вәкилләре чыгыш ясады.

Яр Чаллы шәһәренең 2022 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында йомгаклау сүзе белән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина чыгыш ясады.Очрашудан соң халык үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Салым инспекциясе, социаль фонд, сәламәтлек саклау идарәсе, идарәче компанияләр белгечләре халыкка консультация бирде.

Киләсе халык җыены 30 гыйнвар көнне 53 нче номерлы мәктәптә, 1 февраль көнне 31 нче номерлы мәктәптә, 2 февраль көнне 13 нче мәктәптә 18:00 сәгатьттә узачак.


Җомга, 27 гыйнвар 2023, 12:56