Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

27 гыйнварда Россия Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үтә. Ул вакытта совет гаскәрләре Нева елгасы буендагы шәһәрне 872 көнтдәвам иткән дошман камалышыннан азат иткәннәр.Комсомол районында Ленинград блокадасында булган Марианна Борисовна Селиванова һәм Жанета Александровна Кублицкая яши. Бүген алар Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 79 ел тулу уңаеннан истәлекле датаны күз яшьләре белән искә алдылар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән, Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән Комсомол районы башлыгы  вазифаларын вакытылыча башкаручы Фидарис Хәбибуллин һәм шәһәр Советы депутаты Рубин Бадиков ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.Сәнгать мәктәбе укучысы Хәсән Мәрданшин сугыш еллары җырларын баянында башкарды.

Марианна Селиванова искә алганча, Ленинградта нинди генә авырлыкларга кармастан халык һәрвакыт бер-берсенә ярдәм иттеләр. “Тормыш юлы” аша эвакуациягә чыкканда таныш булмаган бер хатын-кыз соңгы йон яулыгын биргәнен хәтерли.Жанета Кублицкаяга шәһәр блокадага эләккәндә дүрт яшь кенә булган. Ветераннарның истәлекләр охшаш, барысы да сирена тавышын, ату һәм бомбоубежище, якын кешеләрнең вафат булуын һәм көненә 125 грамм икмәк нормасын хәтерли.


Җомга, 27 гыйнвар 2023, 14:33