Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бәйрәм чарасы “Энергетик” мәдәният сараенда узды. Кунаклар өчен тарихи-туган якны өйрәнү музее фонды һәм “Родник” халыклар дуслыгы йорты милли җәмгыятьләре белән берлектә күргәзмә оештырылды.Шәһәр һәм КамАЗ төзелеше чорында урнашкан ихтирамлы милләтара мөнәсәбәтләр безнең өчен аерым әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Бүген бу сыйфатлар милли җәмгыятьләрдә дәвам итә, алар бездә 20 артык.Үзара ярдәм итү, терәк һәм таяныч булу, бер-береңә хөрмәт күрсәтү авыр вакытларда нык калырга ярдәм итте, һәм безнең балалар, оныклар традицияләрне үстерүне уңышлы дәвам итәләр”.

Шәһәр мэры мәгариф системасындагы казанышларга аерым тукталды, педагоглар, остазларның кечкенәдән үк үзара аңлашу принциплары нигезләренә, хөрмәт итү, традицияләрне дәвам итүгә өйрәтүләрен ассызыклады. “Без – шәһәр хакимияте, эшмәкәрлек җәмгыяте—укытучы исемен күтәрү өчен барсында эшлибез. Өстәвенә, Яр Чаллы мәгариф системасы Татарстан Республикасында гына түгел, илдә дә иң яхшысы”, —диде Наил Мәһдиев.

Сәхнәгә күп еллар мәгариф өлкәсендә эшләгән гаиләләр чкырылды: Галивлар, Хәмитовлар, Гафаровлар династиясе.Физик культура һәм спорт тармагында: Пермитиннар гаиләсе.

Мәдәният тармагында: Малюта гаиләсе.


Җомга, 27 гыйнвар 2023, 18:36