Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 25 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм салым түләве һәм бердәм салым счеты барлык юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм физик затлар өчен мәҗбүри булды.

Бердәм салым счеты һәм бердәм салым түләү системасы салымнарны, җыемнарны һәм иминият взносларын бер түләү документында күчерергә кирәклеген күрсәтә. Салым органнары администрацияләгән барлык түләүләр Тула өлкәсе буенча Федераль казначылык идарәсендә (бурыч белән идарә итү буенча Федераль салым хезмәтенең төбәкара инспекциясе) аерым казначылык счетына түләнергә тиеш. Бу счет салым түләүченең учетка куелу урынына яки салым салу объектының урнашу урынына карамастан кулланыла. Түләү өчен реквизитлар белән Россия Федераль салым хезмәте сайтында танышырга мөмкин https://www.nalog.gov.ru/rn77/.


Җомга, 27 гыйнвар 2023, 17:43