Мы в социальных сетях

Ленинград камалышы – Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң фаҗигале һәм шул ук вакытта героик сәхифәләрнең берсе. Истәлекле дата хөрмәтенә, 27 гыйнварда, 7 нче балалар бакчасында өлкән һәм әзерлек төркемнәре өчен “Ленинградны фашист камалышыннан тулысынча азат иткән көн...” дип аталган чара уздырдылар.Балаларга Ленинград камалышы турында сөйләделәр. Балалар шигырьләр укыдылар, тарихи хронография белән ярышларда катнаштылар, бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар, аннары үз төркемнәре мәйданында һәлак булган балалар истәлегенә тасмалар бәйләделәр. Чарага балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әби-бабалары чакырылган иде.



Җомга, 27 гыйнвар 2023, 17:58