Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең бер сәламәтлек саклау учреждениесендә махсус операция зонасында хәрби бурычларын үтәгән хәрбиләр белән очрашты. Безнең тынычлык өчен, аяз күк йөзе өчен үз гомерен куркыныч астына куйган һәр хәрбигә баш иеп рәхмәт әйтәм. Сорауларыгыз һәм үтенечләрегез булса — әйтегез. Без аларны чишү мөмкинлеген табарбыз. Сезгә һәрчак ярдәм итәчәкбез, моңа бер дә шикләнмәгез!”— хәрби хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп  Наил Мәһдиев.

Реабилитация узучы хәрбиләр шәһәр мэрына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр: Чаллы шефлык ярдәме ул бик урынлы булып чыкты. Моннан тыш, дәвалауның сыйфатын, Чаллы табибларының профессиональлеген дә билгеләп үттеләр.Хәрбиләргә карата игътибарлы булуыгыз өчен табибларга зур рәхмәт әйтәм”,  – дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры сәламәтлек саклау учреждения хезмәткәрләренә . 


Шимбә, 28 гыйнвар 2023, 12:08