Узган елларда мәктәп тәмамлаучылар янә БДИ тапшыра ала
2023 елның 1 феврале - БДИга гаризалар кабул итүнең соңгы көне. Гаризаны Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең 334 кабинетында 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр тапшырырга була.
Бер көн алдан 30-55-60 телефон номеры буенча бинага керү өчен пропуск алырга заказ бирергә кирәк.
Белешмәләр өчен телефон номеры: 30-59-34.
Пропуск алу өчен үзең белән паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ булырга тиеш.
Гариза бирү өчен документларның күчермәләрен тапшырырга кирәк:
1) паспорт - 2,3 һәм 5 битләре
2) СНИЛС
3) 11нче сыйныфны тәмамлау турында аттестат яки көллият дипломы.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 30 гыйнвар 2023, 15:16