Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген аппарат киңәшмәсендә Чаллы шәһәре Башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге башлыгы Марсель Хәйретдинов Башкарма комитет муниципаль заказы бүлегенең 2022 елда эшчәнлегенә һәм 2023 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.Ул хәбәр иткәнчә, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә 292 муниципаль заказчы, шул исәптән 278 социаль өлкә учреждениесе, 12 муниципаль унитар предприятие, 1 акционерлык җәмгыяте һәм 1 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять сатып-алу эшчәнлеген алып бара.

 2022 елда шәһәребезнең муниципаль заказчылары тарафыннан 6 млрд 16 млн сумлык 23 298 килешү төзелгән.Процедураларның максималь үтә күренмәлелеген тәэмин итү максатыннан, сатып алулар электрон конкурслар, электрон аукционнар һәм биржада сатып алулар белән башкарыла.

Электрон сатулар, нигездә, электрон аукционнар белән гамәлгә ашырыла, бу торглар күләменең 60% тәшкил итә, электрон конкурслар белән – 32%, биржада – 8%, электрон котировкалар белән–0,4%.Конкурентлык процедуралары нәтиҗәләре буенча бюджет акчаларын экономияләү 178 млн сумга җитте. 2022 елда 2021 ел белән чагыштырганда 45 миллион сумга күбрәк акча янга калдырылган.

Кече һәм урта бизнес дәүләт сатып алуларында актив катнашуын дәвам итә. 2022 елда урнаштырылган заказның гомуми күләмендә кече һәм урта эшкуарлык өлеше 70%ны тәшкил иткән.

 “Бүген барысы да ачык, барлык сатулар да электрон мәйданчыкта үткәрелә. Беркем белән дә сөйләшергә кирәк түгел, кеше факторы читтә кала. 2023 елның мартыннан электрон мәйданчыкта җир кишәрлекләрен арендалау рәсми төстә узачак, без 2022 елдан башлап, кәгазь йөртүчеләрдән баш тартып, электрон сатулар үткәрә башладык. Без – иң ачык муниципалитет. Өстәвенә, иң актив, инициативалы бизнес Чаллыда гына”— дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Сатып алулар буенча мәгълүматны телеграм-каналда алырга мөмкин


Сишәмбе, 31 гыйнвар 2023, 09:05