Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2023 елдан Салым, Гражданлык, Хезмәт кодексы нигезләмәләренә түбәндәге яңалыклар белән бәйле рәвештә үзгәрешләр кертелде:

 - мәҗбүри пенсия, социаль һәм медицина иминиятләштерүенә иминият
кертемнәренең бердәм тарифы билгеләнде - базаның чик зурлыгы кысаларында
хезмәткәрнең хезмәт хакыннан 30 % һәм аннан югарырак - 15,1 %. Пенсия һәм
социаль иминиятләштерүгә кертемнәр исәпләү өчен базаның  чик зурлыгы - 1
миллион 917 мең сум;

- гражданлык-хокукый килешүләр төзегән хезмәткәрләргә эш
бирүчеләрнең мәҗбүри социаль иминиятләштерүгә иминият кертемнәре.  Бу
исә хезмәткәргә, декрет түләүләрен дә кертеп, бала табуга бәйле  хезмәткә
яраксызлык буенча пособиеләр  алу хокукы бирә;

- иминият кертемнәрен түләү сроклары, шулай ук хисап тапшыру
сроклары үзгәртелде, 2023 елдан башлап иминиятләштерүчедән хисап
чорындагы шәхси исәп белешмәләре белешмәләрнең бердәм формасы
составында алыначак;

 - мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган затлар өчен хезмәт
килешүен туктатып тору күздә тотыла, ә мобилизация чорында, хәрби хәлнең
гамәлдә булу вакытында  ирекле формированиеләрдә булу периоды  иминият
стажына кертелә. Махсус хәрби операциядә катнашу вакыты ташламалы
тәртиптә, ягъни икеләтә күләмдә исәпләнә. Чакырылыш буенча хезмәт итү
вакыты хәзер махсус стажга  кертелә.

Чәршәмбе, 1 февраль 2023, 12:58