Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Мөкатдәсә Миннияр кызы Газизуллина котлау сүзләре кабул итеп алды. Ветеранны үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов, шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев, «Мәхәллә» идарәче компаниясе вәкиле һәм микрорайонның территориаль иҗтимагый җирле үзидарә комитеты рәисе котлады.Мөкатдәсә Миннияр кызы Башкортстан Республикасының Шаран районы Түбән Саит авылында туа.

Бөек Ватан сугышы елларында туган авылының колхозында эшли.

1954 елда кияүгә чыга.

1956 елда Туймазы шәһәренә күчеп килә, анда кирпеч заводында эшли. 2010 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә.

Мөкатдәсә Миннияр кызы 3 бала тәрбияләп үстергән, 5 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.


Чәршәмбе, 1 февраль 2023, 17:18