Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе котлаулар кабул итә

Комсомол районында Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Биктимир Гыйззәтулла улы Мурясов 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм шәхсән үз исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин тапшырды.

Биктимир Гыйззәтулла улы Башкорт АССРның Стәрлебаш районы Әмир авылында туган.

1966 елда «Сәнәгать һәм граждан төзелеше»белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый.1971 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.

Мурясов Биктимир Гыйззәтулла улы ике «Почет Билгесе» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, «Хезмәт ветераны»медале белән бүләкләнгән. «ТРның атказанган төзүчесе», Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины.

Тормыш иптәше белән бергә алар 2 бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә оныгы һәм оныкчыгы бар. 


Чәршәмбе, 1 февраль 2023, 17:20