Мы в социальных сетях

25-26 февральдә Чаллыда Татарстан Республикасының халык артисты Салават Кубогына кышкы трек узышлары буенча хәйрия ярышлары узачак.Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышларында илнең иң көчле пилотларын да кертеп, 40 экипаж катнашачак. Барлык җыелган акчалар хәйрия максатларына тотылачак.Салават Кубогы гадәттәгечә 25 һәм 26 февральдә ипподром территориясендә узачак. Быел ярышлар өчен яңа трасса әзерләнде. Пилотлар аның катлаулырак һәм кызыклырак кына түгел, җанатарлар өчен дә күпкә мавыктыргыч булуын билгеләп үттеләр.


Пәнҗешәмбе, 2 февраль 2023, 14:30