Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы халкы белән «Челнинские известия» газетасының туры эфир кысаларында әңгәмә корды һәм быел ике мәктәп төзеләчәген билгеләп үтте.

Без ел саен мәктәп төзибез, узган елны ике мәктәпне кулланышка тапшырдык. Әгәрдә без №62 нче мәктәпне ачмаган булсак , балаларга якын тирәдәге мәктәпләрдә өченче сменада укырга туры килер иде. Агымдагы елда 34 нче комплекста, Орловка кырында мәктәп булдырачакбыз. Бу максатларга 5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән, Яр Чаллы шәһәре тарихында мондый хәлнең булганы юк иде әле”, – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Яр Чаллы халкы Мәскәү проспекты төзелеше, «Безнең ишегалды» программасы, Тукай районында Әҗмәкәй юлы хакында кызыксынды. Шәһәр мэры барлык сорауларга да җавап бирде.

Автобус паркын киңәйтү турындагы мәсьәлә буенча Автокала мэры Наил Мәһдиев шәһәр бюджеты хисабына, ким дигәндә, 20 зур сыйдырышлы автобус сатып алу планнарда дип хәбәр итте. 2024-2025 елларга аз сыйдырышлы автобуслар шәһәр проспектларында булмаячак.


Пәнҗешәмбе, 2 февраль 2023, 16:17