Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда "Нур" яшьләр үзәге мәйданчыгында җиңел сәнәгать предприятиеләре өчен стратегик сессия уза.

Чара Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән Яр Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасы җиңел сәнәгать комитеты тарафыннан үткәрелә.

Сессия башланыр алдыннан Print Shop ясаган брендлы кием коллекциясе күрсәтелде.

Чара дәвамында катнашучылар төркемнәргә бүленеп кадрлар кытлыгы, тегү тармагын популярлаштыру, тегү предприятияләренең үзара хезмәттәшлеге, тегү тармагын цифрлаштыру һәм сатуларны арттыру ысулларын карадылар.

Һәр төркем үз соравында эшләде. Әлеге очрашу нәтиҗәсе 2023-2025 елларга җиңел сәнәгать предприятиеләренең перспектив үсеше буенча юл картасын әзерләү булачак.


Җомга, 3 февраль 2023, 16:02