Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

7нче хастаханәдә талпан сезонына әзерләнә башладылар. Чаллылыларны талпан энцефалитына каршы вакцинациялиләр.

Яр Чаллы – авыру буенча эндемик зона. Талпан сезоны башланырга 3 ай калып килә. Талпан энцефалитына каршы прививканы февраль ае башында куярга кирәк, бер айдан икенчесен.Талпан сезоны башына иммунитет әзер булачак.7 нче хастаханәдә энцефалит вирусына каршы ике вакцина ясыйлар:«ЭнцеВир», «Клещ- Э-Вак».

Беренче чиратта, эшчәнлекләре урман массивларында урнашу белән бәйле булган кешеләргә (урман әзерләүне, гидромелиоратив һәм авыл хуҗалыгы эшләрен башкаручыларга, шәһәр яны лагерьлары хезмәткәрләренә , туристларга, бакчачыларга, балыкчыларга, урманга ял итү максатыннан килүче кешеләргә һ.б.) прививка ясарга киңәш итәбез.

Вакцинация ясау өчен яшәү урыны буенча хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививка ясатыр алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур.


Җомга, 3 февраль 2023, 12:30