Керемнәрнең төп өлешен яңартыла
торган керемнәр: җир кишәрлекләрен һәм мөлкәтне арендалаудан кергән табыш,
реклама конструкцияләрен һәм стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукы
өчен түләү, муниципаль унитар предприятиеләрнең чиста табыш өлешен күчерү,
икеләтә билгеләнештәге терәкләр.Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар
Гыйззәтуллин аппарат киңәшмәсе барышында хәбәр иткәнчә, 2022 елда коммуналь
инфраструктураның хуҗасыз челтәрләренә муниципаль милек хокукын теркәү буенча
зур эш башланган.
Нәтиҗәдә хокукларны теркәү органында 200 коммуналь
инфраструктура объекты хуҗасыз исәпкә куелды.
Гамәлдәге законнар нигезендә 2023 елның 2 кварталында
махсуслаштырылган оешмага тапшыру өчен муниципаль милек хокукын дәүләт теркәве
гамәлгә ашырылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 6 февраль 2023, 10:06