Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Автомобиль юллары предприятиесе” хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр юлларын кардан чистарту тәүлек дәвамында ялсыз башкарыла.

Көн саен шәһәр юлларын чистартуга 130 махсус техника һәм 80 эшче чыга. Кышкы чорда 28670 рейс ясалган һәм 384 мең кубометрдан артык кар чыгарылган инде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев җитәкчеләрне ишегалларында кар чистартуның сыйфатына аерым игътибар бирергә һәм контроль тикшерүләр үткәрергә чакырды. Кимчелекләр ачыкланса, алар идарәче компанияләр хисабына төзәтеләчәк.


Дүшәмбе, 6 февраль 2023, 10:31