Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң йогышлы авырулар хастаханәсенең А блогын ачтылар. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.

30 мең кв метр мәйданга ия бинаның бүгенге көнгә 25е кв метры файдалануга тапшырылды. Хастаханә Чаллыдан тыш Татарстанның 17 районына ягъни 1миллион 300 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Биредә югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. 

Көйчәйтелгән лаборатория комплексы, дистанцион консультация үткәрү мөмкинлеге, заманча конференц зал да булдырылган. Киләчәктә Г блогында мельцер бокслары урнаштырылачак. Анда инфекция таралмасын өчен табиб йогышлы авыруларны аерым кабул итәчәк. 

А блогы барлыгы 56 пациентка исәпләнгән. Кирәк булса, ул 72гә кадәр арта. Бүлекләр һәм палаталар барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. 

Г блогында капиталь ремонт дәвам итәчәк. Биредә 5нче һәм 6нчы йогышлы авырулар бүлекләре яңартылачак, алар киләчәктә медицина ярдәме күрсәтү стандартлары нигезендә җиһазландырылачак, шулай ук йогышлы авырулар хастаханәсенең кабул итү бүлегендә реконструкция узачак.


Дүшәмбе, 6 февраль 2023, 13:52