Бүген Яр Чаллы хакимиятендә юл йөрү иминлеге буенча ел йомгагы булды. Баш автоинспектор Радий Кадиков белдерүенчә, транспорт күплеге буенча шәһәр күрсәткечләре - Россиядә иң югары.
Быел Чаллыда 230 меңнән артык машина исәпләнә. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 меңгә күбрәк. Транспорт чаралары 1 мең кешегә 431 берәмлекне тәшкил итә. Бу Россиядә иң югары күрсәткеч. Мисал өчен, Мәскәүдә - 386, Татарстанда - 352, Казанда - 362.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 8 февраль 2023, 17:35