Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда җәмәгатьчелек һәм хакимият электросамокатларын прокатка алуны оештыруга каршы. Баш автоинспектор Радий Кадиков шәһәрдә электросамокатларда йөрүне алга таба да рөхсәт итмәүне сорады. 

Узган ел Чаллыда самокатлар белән юл һәлакәте булмаган. 2021нче елда электросамокатта йөргән 18 яшьлек кызның гомере өзелде. Ул аны прокатка алган булган.

Исегезгә төшерәбез, республика юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә шәһәр позициясен хуплады.

Әмма шәһәр җитәкчелеге электросамокатларны прокатка бирү мөмкинлегеннән баш тартмый: “Башта инфраструктура булдырырга кирәк, аннары электросамокатлар рөхсәт итергә”, - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.


Чәршәмбе, 8 февраль 2023, 17:32