“Шатлык” яшьләр үзәгендә “Ватанга хезмәт итәм” дип исемләнгән төбәк патриотик җырлар фестивале узды. Быел фестиваль Яр Чаллы, Бөгелмә, Минзәлә, Алабуга, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарыннан 300 дән артык катнашучыны кабул итте.
Конкурсантлар “Вокал-соло” һәм “Ансамбль” номинацияләрендә үз көчләрен сынадылар. Киләсе атнада, 13 февраль көнне фестиваль нәтиҗәләре буенча дипломнар тапшырылачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 февраль 2023, 12:26