“Заман” яшьләр үзәгендә “Татар теле – туган телем” уенының
икенче сайлап алу туры узды. Чара Татарстан
Республикасында Халыкара туган тел көне һәм милли мәдәниятләр һәм
гореф-гадәтләр елына багышланган. Уенда 8-11 сыйныф укучылары катнашты. Уен нәтиҗәләре
буенча “Биктырышлар” командасы җиңү яулады, 2 урынга “Якты йолдызлар” командасы
чыкты, 3 урынны “Зирәкләр” командасы алды.
Сайлап алу турында җиңүчеләр 21 февраль көнне узачак финалда катнашачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 февраль 2023, 12:37