Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2023 елда Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты тарафыннан элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау эшләре алып барыла.

Гади генә итеп әйткәндә, Росреестрда тиешенчә теркәлмәгән күчемсез милекне теркәү. Бу хакта тулырак матбугат пресс-конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сөйләде.

Сүз 1998 елның 31 гыйнварына кадәр – күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турындагы закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән объектлар турында бара. 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча 63 312 күчемсез милек объектының 40 220е эштә кала. Шулай итеп, 23 092 объект эшкәртелгән, шул ук вакытта аларның күбесе милекчеләр тарафыннан мөстәкыйль теркәлгән.

Күчемсез милеккә хокукларны теркәү гражданнарның милеген мошенниклардан саклый һәм күршеләр белән җир бәхәсләрендә ярдәм итәчәк. Бердәм дәүләт күчемсез милек исемлегендәге язу шулай ук мирас хокукларына вакытында керергә һәм күчемсез милек белән нинди дә булса алыш-бирешләр ясарга мөмкинлек бирәчәк.


Җомга, 10 февраль 2023, 15:26