Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы халкы арасында иң популяр исемнәр турында аппарат киңәшмәсе барышында ГХАТ идарәсе башлыгы Равил Зарипова сөйләде.

Күп еллар дәвамында популяр балалар исемнәре рейтингында Әмир һәм София алда бара. Шулай ук популяр малай исемнәренә Тимур, Матвей, Марк, Лев, Артем кергән. Чаллы кызларына Ева, Әминә, Амелия, Ясмин, Милана дип исем кушканнар.

Борынгы исемнәр популярлашты. Рус исемнәреннән ешрак Ярополк, Евсей, Аристарх, Прасковья, Лукерья, Серафима очрый. Татар борынгы исемнәре:Билал, Хәлил, Ибраһим, Нурбану, Таңсылу, Хәят.


Дүшәмбе, 13 февраль 2023, 10:45