Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов шәһәр Советының даими комиссияләре уртак утырыш барышында депутатлар алдында хисап тотты.

Ул хәбәр иткәнчә, илдәге һәм дөньядагы катлаулы сәяси, икътисади хәлләргә карамастан, шәһәрнең икътисади секторында зур кимү күзәтелмәгән. 2022 елда сәнәгать җитештерү индексы 93,2% белән төяп җибәрелгән продукция күләме 579 млрд. сум тәшкил итте. 2022 елда, федераль, республика программаларында катнашу нәтиҗәсендә 12 млрд сумнан аз гына кимрәк акча җәлеп ителгән. 1501 урынлык мәктәп, театр төзелде, балалар бакчалары һәм уку йортлары, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, яшьләр объектлары, шулай ук юл инфраструктурасы төзекләндерелде.

2022 елда домофоннарны алмаштыру буенча масштаблы эш башланды.  Ел дәвамында 3061 подъездда 31333 домофон панеле яңартылды. Быел планда дүрт меңгә якын домофон панеле алыштыру”, – дип  хәбәр итте Фәрид Салахов. – “Имин шәһәр” видеокүзәтү программасын яңарту буенча эш алып барылды , ул видеокүзәтү камераларын нәтиҗәлерәк кулланырга мөмкинлек бирәчәк. “Имин шәһәр” дә барлыгы 3295 видеокүзәтү камерасы эшли”.

Даими комиссияләр утырышы мәсьәләләренең берсе муниципаль берәмлек Уставына үзгәрешләр кертү буенча ачык тыңлауларны раслау булды, алар 24 мартта 14:00 сәгатьтә узачак.

Барлык мәсьәләләр 24 февральдә шәһәр Советының хисап сессиясе барышында расланачак.


Сишәмбе, 14 февраль 2023, 16:56